Җиңү хатирәсе беркайчан да сүнмәс… (12+)

5 май көнне 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Җиңү хатирәсе беркайчан да сүнмәс…» дигән хәтер сәгате үтте. Җиңү көне алдыннан узган очрашу яшь буынга документаль әдәбиятта тасвирланган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән танышырга, шәхси һәм гаилә архивларында сакланган истәлекләр, фотолар, документларны өйрәнергә мөмкинлек бирде. 

Не померкнет летопись Победы
IMG_1050
IMG_1048
IMG_1052

Алып баручы белән бергә балалар видеоматериаллар тупланмасын карый һәм өлкән буын вәкилләренең 1941 елның июненнән 1945 елның җиңү язына кадәр үткән сугышчан юлын күзәтә алды. Хәтер сәгате вакытында китапханәгә килүчеләр сугышның Татарстан халкы җилкәсенә авыр йөк булып төшүе һәм Республикабызда яшәүчеләрнең, кырларда, заводларда һәм фабрикаларда хезмәт куеп, бәяләп бетергесез өлеш кертүе турында белде. Республикабыз хәрби техника, артиллерия снарядлары өчен гильзалар, күн-тире эшкәртмәләре, яраланган сугышчылар өчен дарулар җитештерүче иң эре үзәкләрнең берсенә әйләнә. 

Китапханә үзенең укучыларын күргәзмәдә тәкъдим ителгән, Җиңүгә илтүче юлны үткән солдат һәм матрослар, партизан һәм подпольщиклар, тыл хезмәтчәннәре, разведчик һәм язучылар турында сөйләүче китаплар белән танышырга чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: